ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Санкт-Петербург татарларын Тукай-квестка чакыралар

24 апрель 2019, 15:40

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәм татар теленә багышланган Тукай-квест 28 апрельдә була.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта яшәүче татарлар өчен Тукай-квест оештыралар. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәм татар теленә багышланган Тукай-квест илебезнең төньяк башкаласында узачак. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге теләге булган һәркемне Тукай-квестта катнашырга чакыра.

Биредә яңа кешеләр белән танышу, белемне арттыру, шулай ук шәһәр турында күбрәк белем туплау мөмкинлеге булачак.

Чара Санкт-Петербург шәһәрендә 28 апрельдә 14.00 сәгатьтә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10