ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә урамдагы таксофоннардан бушлай шалтыратып булачак

24 апрель 2019, 15:55

Ил буенча барлыгы 148 мең таксофон эшли.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). "Ростелеком" ГАҖ июнь аеннан бөтен Россия Федерациясе территориясендә универсаль таксофоннар аша сөйләшү өчен элемтә түләүләрен гамәлдән чыгара. Шул турыда Дәүләт операторы башлыгы Михаил Осеевский Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Без агымдагы елның 1 июненнән Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән теләсә нинди телефоннарга барлык шалтыратуларны да бушлай итәбез", - диде Осеевский.

Таксофоннар Россия территориясендә универсаль элемтә хезмәте күрсәтү кысаларында төзелгән. "Ростелеком" исә бердәнбер хезмәт күрсәтү операторы булып тора. Ил буенча барлыгы 148 мең таксофон эшли.

"Ростелеком" 2018 ел башыннан таксофоннар аша телефоннан шалтыратулар өчен түләүләрне даими рәвештә бетерә баруга кереште. Башта чара җирле тоташтыру өчен, соңрак - федерация субъекты эчендәге шалтыратулар өчен тарифларны бетерүне күздә тотты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10