ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларына килүче портреты булачак

24 апрель 2019, 17:27 , Фото: архив/Рамиль Гали, Султан Исхаков

Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларына килүче портреты булачак Проект 2018 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуда туристик волонтерлар тарафыннан тәкъдим ителде.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда «ТРда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы объектларына килүче портреты» проектын гамәлгә ашыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Безгә Зөя һәм Болгарга кем килүен, нәрсә өчен килүен, туристлар еш киләме яки юкмы икәнлеген аңларга кирәк. Әгәр алар кабат килә, өченче-дүртенче тапкыр, ел саен булса, аларны нәрсә җәлеп итә? Бу мәсьәләләр Татарстан Республикасында ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас объектларына килүче портреты» проекты кысаларында каралачак», - дип сөйләде «Яңарыш» фонды башкарма директоры.

Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, проект узган ел Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуда туристик волонтерлар тарафыннан тәкъдим ителгән булган. «Бу көнне ике перспективалы проектка – «Татарстан Республикасында ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы объектларына килүче портреты» һәм Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләр конкурсы аеруча истә калды. Алар «Яңарыш» фонды, Татарстан өчен бик мөһим. Минтимер Шәймиев бу проектларны хуплады», - диде ул.

В Татарстане объявлен конкурс школьных рисунков и стихов о Великом Болгаре и острове-граде Свияжск

Спикер «Яңарыш» фондының борынгы Болгарны һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу буенча зур эшне тәмамлавын искәртте. «Әлеге ике бөек тарихи урын территориясендә урнашкан һәйкәлләр бүгенге көндә барысы да диярлек торгызылган, реставрацияләнгән, халыкара стандартлар белән яраштырылган, чөнки Болгар һәм Зөя ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Бу эшне тәмамлап, безгә Болгарга һәм Зөягә кем килүен белү мөһим», - дип ассызыклады ул.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, Болгар һәм Зөягә килүче туристлар саны бик күпкә арткан. Әйтик, узган ел борынгы шәһәрдә һәм утрау-шәһәрчектә 1,1 миллион турист булып киткән.

"Бу елга Болгарда Лапидария булдыру буенча эшләрне тәмамлау кала. Зөя турында сөйләсәк, Икона музее булдыру эшен тәмамладык. Быел ук Успение соборы ачылуы мөһим. Реставрация эшләре тәмамланган диярлек, – диде спикер. Минтимер Шәймиев Болгарны һәм Зөяне торгызып, аның, барыннан да элек, балалар өчен, безнең республика тарихын язуны дәвам итүчеләр өчен, мәдәни мирасны саклау өчен эшләнүен искәртте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10