ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ике ир-ат исле газ белән агуланып үлгән

24 апрель 2019, 20:22

Бу хәл Лаеш районының Тарлаши авылында булган.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда мичкә килгән газ торбасына плитәне үз белдеге белән тоташтыру аркасында ике ир-ат үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 16.14 сәгатьтә республиканың Лаеш районы Тарлаши авылында шәхси йортта ике кешенең исле газ белән агулануы турында шалтыратып әйткәннәр», – диелгән хәбәрдә.

Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм табиблары йортта 61 һәм 67 яшьлек ир-атларның мәетенә тап булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атлар исле газ белән агуланып үлгән.

Фаҗига килеп чыгуга мичкә килгән газ торбасына плитәне үз белдеге белән тоташтыру сәбәп булырга мөмкин.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10