ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән татар халык театры тамашачыларга яңа премьера тәкъдим итте

25 апрель 2019, 07:00 , Фото: Лилия Хөснуллина

Чирмешән татар халык театры тамашачыларга яңа премьера тәкъдим итте Спектакльне районның танылган артисты – җырчы, биюче, сүз остасы Рушания Шакирова сәхнәгә куйган.

(Чирмешән, 25 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гакыйлә Нуретдинова).Чирмешән халык театры Айгөл Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда” драмасын сәхнәгә куйды. Драмада дәһшәтле сугыш елларында әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз кичергән авыр тормыш сурәтләнә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Күпме авырлыклар күреп тә, яшәү ямен югалтмаган, һаман да яшьлеген сагынып яшәүче олыгайган Шаһидәне Ралия Бәдретдинова ничек оста уйнады. Ә яшь Шаһидәне уйнаган Алинә Зиятдиновага тәмам гашыйк булдым. Ут чәчеп тора.

Яратуның ни икәнен дә белергә өлгермәгән яшь кызлар – Зәкия (Тәския Кәримова) белән Сабираның (Гөлгенә Харисова) язмышлары да нинди аянычлы. Ике гаилә – Нигъмәт (Илһам Галимов), карчыгы Мәрзия (Рушания Шакирова) һәм күршеләре Касыйм (Җәлил Мортазин) һәм аның хатыны Гөлсем (Гөлнар Фәтхетдинова) арасындагы мөнәсәбәткә таң калырлык.

Авыл хатыннары – Мәрфуга (Рәхилә Шакирова), Сәлимә (Гөлнур Шәкурова), Мәрзыя, Гөлсемнәрнең урман кисү күренешен еламый карап та булмый. Ә менә Хәмитне – авыл советы кешесен – Альмир Жораев шәп уйнады. 

Спектакльне районның танылган артисты – җырчы, биюче, сүз остасы Рушания Шакирова сәхнәгә куйган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10