ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Югары Ослан районы башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

25 апрель 2019, 07:14 , Фото: vuslon.ru

Югары Ослан районы башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде 12 марттан вакантлы булган вазифага урнашу өчен биш кеше гариза биргән.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). 24 апрельдә Югары Ослан районы Советының чираттан тыш утырышында моңа кадәр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булган Виктор Тимиряев башкарма комитетка яңа җитәкче итеп билгеләнде. Бу турыда "Волжская новь" газетасы хәбәр итте.

Башкарма комитетның элеккеге җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов 12 мартта бу вазифадан киткән иде. Шуннан соң вакантлы вазифага конкурс игълан ителде. 15 марттан 3 апрельгә кадәр гаризалар кабул ителде. Барысы биш кеше гариза бирде. Кичә конкурс комиссиясе гаризаларны карады.

Биш кандидатның берсенең идарә итү тәҗрибәсе булмаганга, комиссия узмады, икенчесе үзе теләмәде, тагын берсе бөтенләй килмәде.

Шулай итеп ике кеше - Алексей Архиреев һәм Виктор Тимиряев арасыннан башкарма комитетка җитәкче сайланды. Виктор Тимиряев өчен 32 депутат тавыш бирде, 1 депутат каршы булды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10