ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты «Russia Halal Expo 2019» күргәзмәсен карап чыкты

25 апрель 2019, 11:06 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты «Russia Halal Expo 2019» күргәзмәсен карап чыкты Татарстан Республикасы Президенты барында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисади саммиты кысаларында оештырылган «Russia Halal Expo 2019» күргәзмәсен карап чыкты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • «Russia Halal Expo» – Россиядәге иң эре һәм Идел буе федераль округындагы бердәнбер хәләл индустрия күргәзмәсе, ул Россия, БДБ илләре һәм ерак чит илләр җитештерүчеләренә үзләренең хәләл продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим итәргә һәм яңа базарлар табарга ярдәм итә. «Russia Halal Expo» бурычы – Россия икътисадының хәләл сегменты потенциалын тәкъдир итү.

Быел үз продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен БГӘдән, Согуд Гарәбстаныннан, Төркиядән, Индонезиядән, Малайзиядән, Үзбәкстаннан һәм Кыргызстаннан 84 экспонент тәкъдим итә. Россия субъектларыннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Кабардино-Балкария Республикасы, Самара, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Мордовия, Марий Эл, Дагыстан Республикасы, Чечня, Башкортостан һәм Татарстан респбуликалары катнаша.

Күргәзмәдә хәләл индустрия сегментларыннан: ашамлык продуктлары, кием-салым, финанслар, туризм, мәгариф, ИТ, медицина, косметика, бизәнү әйберләре һәм башкалар тәкъдим ителә.

Күргәзмәне карап чыкканнан соң, Татарстан Республикасы Президенты барында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агетлыгы белән Индонезиянең Хәләлчә яшәү рәвеше үзәге арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Шулай ук «Химград» технополисы белән Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куйдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10