ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Йошкар-Олада "Сылукай-2019" бәйгесе җиңүчесен бүләкләячәкләр

25 апрель 2019, 15:13

Бәйгедә Мари Эл Республикасында яшәүче татар кызлары ярыша.
(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). 29 апрель көнне Йошкар-Оланың Татар мәдәни үзәгендә "Сылукай-2019" бәйгесе җиңүчесен ачыклаячаклар. Бу хакта мәдәни үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Конкурста Мари Эл Республикасында яшәүче татар телен камил белгән, милли гореф-гадәтләр, йолалар белән яхшы таныш, татар тарихын, сәнгатен белә торган кызлар ярышачак.  
 
Катнашучылар туган якка багышланган интеллектуаль бәйгедә үзләрен күрсәтә алачак. Шулай ук кызларның бала көтү, бала туу белән бәйле йолаларны белү дәрәҗәсен, бишек җырларын белүләрен тикшереп караячаклар. 
 
Бәйгенең "Әбием сандыгы" өлеше тормыш-көнкүрештә кулланыла торган әйберләрне күрсәтүгә багышланган. Моннан тыш, кызлар кул эшләренә, аш-суга осталыкларын да күрсәтәчәк. 
 
"Сылукай" исеменнән тыш, катнашучылар арасында "Сәнгать остасы", "Оста хуҗабикә", "Иң уңган", "Иң мөләем" номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнәчәк. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10