ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумы кунакларына Владимир Путинның котлавын ирештерде

25 апрель 2019, 14:17 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумы кунакларына Владимир Путинның котлавын ирештерде Россия һәм ислам илләре арасындагы хезмәттәшлек сәяси һәм икътисади яссылыкларда үсә, дип искәртте РФ Президенты.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов KazanSummit 2019 форумының пленар утырышын Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде.

«Мөселман илләре – төбәк һәм глобаль дәрәҗәләрдә иминлекне тәэмин итү буенча цивилизацияара һәм конфессияара диалогны үстерү эшендә Россиянең традицион партнерлары. Безнең икътисад өлкәсендәге элемтәләребез дә динамик үсеш кичерә», - диелә Путинның котлавында.

Рөстәм Миңнеханов быел форумның беренче тапкыр KazanExpo халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә узуын билгеләп үтте.

Участие Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова
в мероприятиях и встречах в рамках 
Международного экономического саммита 
"Россия – Исламский мир: KazanSummit 2019"

«Әлеге мәйданчык безнең эшебез, хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышу, икътисади мөмкинлекләр һәм инвестицион потенциалны тәкъдим итү өчен уңайлы һәм кунакчыл йорт булыр, дип өметләнәбез», - диде Татарстан Президенты. Ул федераль һәм төбәк хакимият органнары, чит ил партнерлары һәм башка кунакларга форум эшендә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10