ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры Венгрия театр фестивалендә "Килмешәк" спектаклен күрсәтте

25 апрель 2019, 14:14 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Камал театры Венгрия театр фестивалендә Камал театры MITEM фестивалендә икенче тапкыр катнаша.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Камал театры Будапешт шәһәренең Имре Мадач исемендәге Халыкара театр фестивалендә катнашты. Кичә Венгриянең Милли театры сәхнәсендә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Килмешәк" спектакле тәкъдим ителде. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

"Залда аншлаг иде, спектакльдән соң тамашачылар белән фикер алышу, Венгрия татарлары белән очрашу үткәрелде", - ди театр җитәкчелеге. Камал театры директоры Илфир Якупов театрны югары дәрәҗәдә кабул иткән Венгрия милли театры сәнгать җитәкчесе Атилла Виднянскийга олы рәхмәтләрен җиткерә.

Фестиваль программасында Бөекбритания, Сербия, Венгрия, Дания, Украина, Литва, Чехия, Германия, Португалия, Казахстан, Словакия, Франция, Швеция театрлары бар. Фестивальдә Россиядән Камал театры һәм Вахтангов исемендәге театр чыгыш ясый.

Камал театры MITEM фестивалендә икенче тапкыр катнаша. 2014 елда әлеге фестиваль кысаларында Й.Фоссе пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Җәйнең бер көнендә" спектакле күрсәтелгән иде. Ә 2016 елны Венгриянең Милли театры «Бич божий» спектакле белән IV "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумында катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10