ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов KazanSummit турында: Илләрне якынайтабыз һәм ничек яшәргә икәнен күрсәтәбез

25 апрель 2019, 15:25 , Фото: Михаил Захаров

Миңнеханов KazanSummit турында: Илләрне якынайтабыз һәм ничек яшәргә икәнен күрсәтәбез

Ел саен үткәрелә торган чарада 72 илдән 3 меңнән артык делегат катнашты.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: перспективалардан гамәли тормышка ашыруга» пленар утырышында KazanSummit  2019 халыкара икътисади саммитын үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Без тынычлык һәм толерантлык яклы. Без илләрне якынайтабыз һәм ничек яшәргә кирәклеген күрсәтәбез. Монда без икътисади, медицина, мәдәни мәсьәләләрне дә хәл итәбез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук хәләл продукция сыйфатын стандартлаштыру мәсьәләләренә дә кагылды. Аның сүзләренә караганда, Россия - бик зур агросәнәгать иле, ул сыйфатлы продукция җитештерә ала, шул исәптән хәләл ризыклар да.

«Без эшкуарларны халыкара стандартларга өйрәтергә өйрәндек. Хәзер дөньякүләм уенчы булырга кирәк. Моны чит ил сертификация үзәкләре белән элемтәләрне җайга салып , аларның вәкиллекләрен биредә ачып эшләп була», - дип өстәде Татарстан Президенты һәм саммитта катнашучы халыкара делегацияләргә рәхмәт белдерде.

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисад саммиты 24 апрельдә ачылды. Чарада 72 илдән һәм Россиянең 38 төбәгеннән 3 меңнән артык делегат катнаша.

Саммитның эшлекле программасы 50 тематик сессияне үз эченә ала. KazanSummit кысаларында беренче тапкыр Parki Бөтенроссия индустриаль парклар форумы, Казан халыкара мөселман киносы фестивале, Казахстан Республикасының Сәүдә-икътисади миссиясе, Россия-Индонезия бизнес-форумы һәм башка чаралар уза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10