ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Филармония артистлары татар гимназиясе укучылары белән бергә махсус концерт оештырды

25 апрель 2019, 17:45 , Фото: Владимир Васильев

Филармония артистлары татар гимназиясе укучылары белән бергә махсус концерт оештырды Тукайның туган көненә багышланган чарада Казан шәһәр филармониясе артистлары гына түгел, укучылар да чыгыш ясадылар.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Казан шәһәр филармонияcе артистлары Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе укучылары белән бергә махсус әдәби-музыкаль концерт оештырды. Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышланды.

"Апрель аенда без Тукай иҗатына багышланган концертларны барлык татар мәктәпләрендә дә үткәрәбез", - ди кичәнең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре Исхак Усманов. Ул шулай ук 17нче гимназиянең хореографы да.

"Һәрбер программа бер-берсеннән аерылып тора, чөнки биредә безнең артистлар гына чыгыш ясамый, балалар да сәхнәгә чыга. Алдан килеп алар белән бергә айлар буе эшлибез", - диде ул.

"Бу балалар өчен беренче циклыбыз. Икенчесе "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры белән берлектә эшләнгән махсус музыкаль программа. Яшь тамашачыны борынгы татар халык җырлары, уен кораллары белән таныштырабыз", - диде Исхак Усманов.

Концертны Татарстан Республикасы халык артисты Фердинанд Фәтхи алып барды. Укучылар алдында ТР атказанган артистлары Фәридә-Алсу дуэты, ТР атказанган артисты Вәис Бәйрамов һәм Казан филармониясенең яшь артистлары, халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Зәкиев һәм Сиринә Зәйнетдинова чыгыш ясадылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10