ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

25 апрельнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

25 апрель 2019, 21:00

25 апрельнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар Татар теленнән VII халыкара олимпиада җиңүчеләре игълан ителде, "Илһам" бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумы кунакларына Владимир Путинның котлавын ирештерде / Россия һәм ислам илләре арасындагы хезмәттәшлек сәяси һәм икътисади яссылыкларда үсә, дип искәртте РФ Президенты.

Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумы кунакларына Владимир Путинның котлавын ирештерде

Татар теленнән VII халыкара олимпиада җиңүчеләре игълан ителде / “Туган тел - буыннардан буыннарга тапшырыла торган рухи байлык. Милләтебез өчен тырышып хезмәт итегез”, - дип мөрәҗәгать итте Рафис Борһанов яшьләргә.

Татар теленнән VII халыкара олимпиада җиңүчеләре игълан ителде

Васил Шәйхразиев: Телсез кеше була ала, ләкин милләт телсез була алмый / Милли Шура рәисе "Илһам" бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Гран-при иясе - Актаныштан Алинә Хәбибуллина.

Васил Шәйхразиев: Телсез кеше була ала, ләкин милләт телсез була алмый

Минтимер Шәймиев: Татарстанда 30 ел эчендә 1,5 мең мәчет төзекләндерелде һәм төзелде / ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, Татарстанда һәр дин һәм милләтнең урыны бар.

Минтимер Шәймиев: Татарстанда 30 ел эчендә 1,5 мең мәчет төзекләндерелде һәм төзелде

Татар яшьләре форумы “Сәлам, Габдулла!” флешмобы үткәрелмәячәген хәбәр итте / “Мин татарча сөйләшәм” акциясе әлеге чараны интернетта гына уздырачак.

Татар яшьләре форумы “Сәлам, Габдулла!” флешмобы үткәрелмәячәген хәбәр итте

Камал театры Венгрия театр фестивалендә "Килмешәк" спектаклен күрсәтте / Камал театры MITEM фестивалендә икенче тапкыр катнаша.

Камал театры Венгрия театр фестивалендә

Фәрит Мөхәммәтшин: 45 яшькә кадәр мин бер татар сүзе белми идем / "Эштән кайткач, көзге каршына басып татарча газеталар укыдым, аңламаган сүзләрне иптәшләремнән сораша идем", - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин: 45 яшькә кадәр мин бер татар сүзе белми идем

Галим Марсель Әхмәтҗановка Фәннәр академиясенең югары дәрәҗәдәге медале тапшырылды / Бүләкне Фәннәр академиясе президенты Мәкъсүм Сәләхов бирде.

Галим Марсель Әхмәтҗановка Фәннәр академиясенең югары дәрәҗәдәге медале тапшырылды 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10