ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада яңа күзәтү тәгәрмәче төзеләчәк

25 апрель 2019, 22:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада яңа күзәтү тәгәрмәче төзеләчәк Тәгәрмәч 2019 елның декабрендә кулланылышка тапшырылачак.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Казанда узган инвестицион совет утырышында Түбән Камада зур күзәтү тәгәрмәче төзү проектын хупладылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Әгәр ял һәм күңел ачу өлкәсен тулаем күзалласак, күңел ачу хезмәтләренә агымдагы ихтыяҗ канәгатьләнерлек түгел, ә җәмгыятьнең паркларда күңел ачуларга ихтыяҗы арта", - ди проект авторы Артем Белкин.

42 метр биеклектәге күзәтү тәгәрмәчен шәһәрнең "Гаилә" паркында урнаштыру планлаштырыла. Аттракционның төп үзенчәлеге - аны ел әйләнәсендә куллану мөмкинлеге. Ябык кабиналар һәм җылыткычлар булу күзәтү тәгәрмәчен кышын да кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көнгә инвестицияләр күләме 63 миллион сум дәрәҗәсендә бәяләнә. Бу акчалар аттракцион төзелешенә генә түгел, якындагы территорияне төзекләндерүгә дә сарыф ителәчәк. Тәгәрмәч 2019 елның декабрендә кулланылышка тапшырылачак. Проект якынча алты ел эчендә үзен аклаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10