ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әгерҗе районы кызлары татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада призерлары булган

26 апрель 2019, 09:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе районы кызлары татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада призерлары булган Аларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрының Дипломнары һәм планшетлар тапшырылды.

(әгерҗе, 26 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада төгәлләнде. Әгерҗе районы кызлары олимпиада призерлары булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда безнең районнан Исәнбайдан Илүзә Нәгыймова (укытучысы Гөлназ Хуҗина), Тирсәдән Лиана Луканина (укытучысы Гөлназ Габдрахманова), Кадыбаштан Айгөл Мулланурова (укытучысы Эльмира Рәсүлева) белемнәрен күрсәттеләр.

Илүзә һәм Лиана әлеге олимпиадада призер булдылар. Аларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрының Дипломнары һәм планшетлар тапшырылды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10