ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әтнә районында балалар төшергән фильмнар, клиплар буенча чираттагы конкурс узды

26 апрель 2019, 07:48

Әлеге конкурс беренче тапкыр 2008 елда уздырылган.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Әтнә районында балалар төшергән фильмнар, клиплар буенча чираттагы конкурс узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әтнә районында балалар төшергән фильмнар, клиплар буенча конкурс беренче тапкыр 2008 елда уздырыла башлаган иде. Район эчендә башланган фестиваль, әкренләп республика күләмендә үтә башлый. Быел аны оештыру эшенә Бөтендөнья татар конгрессы да кушылды һәм бәйге Россиякүләм дәрәҗәгә күтәрелде.

Балалар конкурс таләпләре буенча, клиплар һәм кыскаметражлы фильмнар төшерә. Алар татар телендә булырга тиеш. Нәтиҗәдә, финалга 20 хезмәт чыккан. 5 клип һәм «Тел язмышы», «Үрнәк шәхесләр», «Безнең тарихыбыз» кебек темаларны яктырткан 15 фильм.

Финалда Әтнә, Арча, Саба, Балтач, Теләче районнары, Казан шәһәре һәм Мари Эл республикасы мәктәпләрендә укучылар. Конкурс хезмәтләре эчтәлеге, форматы белән дә төрле. Укучылар үзләре күзаллаганча, туган телне саклау проблемасын да күтәргән, авыл тарихы, тырыш кешеләр, сугыш темасына да битараф калмаган.

Нәтиҗәдә, клиплар арасында I нче урын «Бәхетле бала» хезмәте өчен Диләрә Мәхмүтовага бирелде. II нче урында Әтнә районы Бәрәзә мәктәбеннән Алисә Әхмәтҗанова һәм Салават Әхмәтҗанов «Абыема» клибы белән, III нче урында Казан шәһәренең 94 нче номерлы гимназиясе укучылары әзерләгән клип-«Сугыш турында сөйләшә картлар».

Видеофильмнар арасында I нче урында — Арча районының «Нур» балалар студиясе төшергән «Ипи пешерү йоласы» фильмы. II нче урында — Мари Эл республикасының Бәрәңге районы Куян авылы мәктәбеннән Илзия Ибраһимова «Безнең тарихыбыз» фильмы белән. III нче урын Арча районы Иске Чүриле мәктәбе укучысы Гүзәл Вәлиевага бирелде. «Тел хакында уйларым» фильмы өчен. Җиңүчеләрнең хезмәтләрен алдагы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында да күреп булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10