ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Медведев 40 яшьтән узган россиялеләргә диспансеризация үтү өчен еллык ял билгеләргә кушты

26 апрель 2019, 11:25

20 июньгә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерләячәк.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). 40 яшьтән узган россиялеләргә елына бер тапкыр диспансеризация үтү өчен ял көне биреләчәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләр әзерләргә кушты. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Ведомство төзәтмәләрне 20 июньгә кадәр әзерләргә тиеш.

Хезмәткәргә ял көне ел саен биреләчәк, шул ук вакытта аның эш урыны һәм уртача хезмәт хакы сакланачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10