ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владимир Путин хакимиятләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү критерийларын раслады

26 апрель 2019, 11:42

Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән дәүләт югары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм РФ субъектлары башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләр исемлеген раслады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Исемлек хакимияткә (Россия Федерациясе Президентына, югары вазифаи затларга) ышаныч дәрәҗәсен, икътисадның бюджеттан тыш секторында югары җитештерүчән эш урыннары санын, шәхси эшкуарларны да кертеп, кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәт куючылар санын үз эченә ала.

Шулай ук икътисадның чимал булмаган база тармакларында хезмәт җитештерүчәнлеге, айлык уртача хезмәт хакы күләме, инфраструктур монополия инвестицияләрен (федераль проектлар) һәм федераль казнаның бюджет ассигнованиеләрен кертмичә, төп капиталга инвестицияләр күләме дә исәпкә алынырга тиеш.

Исемлеккә фәкыйрьлек дәрәҗәсе, гомер озынлыгы, халыкның табигый артуы, торак шартларын яхшырткан гаиләләр саны, халыкның торак сатып алу мөмкинлеге керә.

Бәяләмәдә уңай мохитле шәһәрләр саны, әйләнә-тирә мохитнең сыйфаты һәм белем бирү дәрәҗәсе дә исәпкә алыначак.

Дәүләт башлыгы администрациясе 1 июньгә кадәр күрсәткечне исәпләү методикасын эшләргә һәм тәкъдим итәргә; ел саен, 1 мартка кадәр, хисап чорында күрсәткечнең әһәмияте турында Президентка доклад әзерләргә тиеш. РФ субъектларының югары вазифаи затларына ел саен, 1 апрельгә кадәр, Хөкүмәткә ирешелгән нәтиҗәләр турында докладлар тәкъдим итү эше йөкләнә.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10