ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мөслим урамыннан зур тизлектә бара торган җиңел машина берничә тапкыр әйләнеп капланган

27 апрель 2019, 16:11 , Фото: очевидцы

Мөслим урамыннан зур тизлектә бара торган җиңел машина берничә тапкыр әйләнеп капланган Салонда кысылып калган машина йөртүчене һәм пассажирларны коткаручылар чыгарган.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Мөслим авылында җиңел машина берничә тапкыр әйләнеп капланган һәм юл кырыена төшеп киткән. Һәлакәт видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт кичә кич булган. Видеода көмешсыман-соры төстәге «Лада» автомобиле зур тизлектә авыл урамы буйлап хәрәкәт итүе күренә. Җиңел машина берничә тапкыр әйләнеп каплана һәм юл кырыена төшеп китә.

Шаһитлар төшергән фотоларда салонда кысылып калган машина йөртүчене һәм пассажирларны чыгару өчен коткаручылар ярдәме кирәк булуы күренә.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10