ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөхәммәтшин: Праймериз - Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар аудиты

29 апрель 2019, 18:03 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Мөхәммәтшин: Праймериз - Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар аудиты «Бердәм Россия»нең башлангыч тавыш бирүе Татарстанда 26 майда узачак, бу көнне 460 исәпләү участогы эшләячәк.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүе Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга аудит үткәрергә, шулай ук башкарма хакимият вәкилләренә, шул исәптән министрларга һәм муниципаль берәмлек башлыкларына бәя бирергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген Татарстан парламенты Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Бердәм Россия» - депутатлыкка кандидатлар аудиты буенча эшне үз өстенә алган илдәге бердәнбер сәяси партия. Бу аудитор эше, башкача әйтә алмыйм. Мин әзерлекле, битараф булмаган яшьләр һәм тәҗрибәле кешеләр күп булырына шикләнмим», - диде Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда праймериз уздыруны шәрехләп.

«Без парламентка яшь инициативалы кешеләрне һәм тормыш тәҗрибәсе булган, сәяси багажлы кешеләрне сайларга тиеш. Еллык юлламаларда Россия һәм Татарстан Президентлары тарафыннан билгеләнгән юл буенча закон актлары аша республикабызны дөрес итеп алып барырга кирәк», — дип аңлатты парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, праймеризда хуҗалык итүче субъект җитәкчеләре, гамәлдәге сәясәтчеләр, шулай ук Татарстан министрлары һәм муниципаль берәмлек башлыклары тәкъдим ителгән. «Алар депутатлыкка үтәрме, юкмы, билгесез, әмма сәяси җанлы дискуссияләр аша, сораулар һәм җаваплар аша бәйсез бәя алачак. Бу аларга үз өсләрендә ничек эшләргә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклегенә мөмкинлек бирәчәк», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе башлангыч тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10