ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Ахирәттә Аллаһ тәкъваларны Үзенә якын урынга урнаштырачак - "Сөембикә"

30 апрель 2019, 08:42

Тәкъва булу өчен, иң элек тәкъвалыкның мәгънәсенә, тәкъвалыкның асылына төшенергә кирәк.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ", "Сөембикә", Зәрия Вәлиева). Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 177 нче аятендә: «Тәкъвалык сезнең көнчыгышка яки көнбатышка юнәлүегездә түгел. Тәкъвалык Аллаһка, Кыямәт Көненә, фәрештәләргә, Китапка, пәйгамбәрләргә ышануда. Мал сөйсәң дә, аны якыннарыңа, ятимнәргә, мохтаҗларга, мосафирларга, мескеннәргә, кол азат итүгә сарыф итүеңдә. Шулай ук, намаз укуыңда, зәкят түләвеңдә. Тәкъвалар килешүләренә тугры калалар, мохтаҗлыкта да, бәладә дә, куркыныч вакытта да сабыр итәләр. Болар – гаделләр һәм тәкъвалар», – дип безгә тәкъвалыкның сыйфатларын әйтеп биргән һәм тәкъва булуның юлларын өйрәткән.

Тәкъва булу өчен, иң элек тәкъвалыкның мәгънәсенә, тәкъвалыкның асылына төшенергә кирәк.

Тәкъвалык – Ислам алып килгән иманга, гыйбадәткә, кешеләр белән үзара мөгамәләгә, әдәп-әхлакка бәйле булган бөтен нәрсәне үз эченә ала.

Тәкъвалык – Аллаһка итагать итү, Раббыбызга буйсыну, Аллаһны истә тоту, Аллаһка шөкер итү, яхшылыкның кадерен белү.

Тәкъвалык – Аллаһтан курку.

Аллаһ динен белмичә, тәкъвалыкка тулы мәгънәсендә ирешеп булмый. Чөнки кеше Аллаһтан ни рәвешле куркырга, ни рәвешле Аңа итагать итәргә икәнлеген белми. Аллаһ «Мәләикә» сүрәсенең 28 нче аятендә: «Аллаһтан Аның белүче бәндәләре генә курка», – ди.

Гыйлем – иң яхшы гыйбадәт. Гыйлемне гамәлдә кулланганда, ул – Җәннәткә илтүче юл.

Кеше шундый зат – ул үзенең төп дошманы булган шәйтан вәсвәсәсенә бирелүчән. Ә гыйлемле кеше үзенә кайчан шәйтан вәсвәсә кылганлыгын, кайчан Аллаһ ихтыяры белән фәрештәләрнең уй салганлыгын аера белә. Гыйлеме булган һәм шул белемне гамәлдә кулланып яши торган инсан шәйтан коткысына бирелми һәм аның әмерен үтәми. Боларны белү өчен, шәргый гыйлем кирәк. Аллаһ «Әгъраф» сүрәсенең 102 нче аятендә: «Дөреслектә, тәкъваларга шәйтан вәсвәсәсе ирешсә, алар Аллаһны искә төшерәләр һәм бөтенесен дөрес итеп күрә башлыйлар», – ди.

Әгәр дә мөслим-мөслимәләр бәндәчелек белән хата, гөнаһ кылсалар, тизрәк Аллаһтан гафу сорарга, тәүбәгә килергә ашыгалар.

Тәкъва мөслим-мөслимә тәүбә иткәч һәм Аллаһтан гафу итүен сорагач, гөнаһасы юылсын өчен мөмкин кадәр күбрәк изгелек кылырга, игелек итәргә тырыша. Аллаһ «Һуд» сүрәсенең 114 нче аятендә: «Дөреслектә, яхшы гамәлләр начарларын юкка чыгаралар», - дип инсаннарны изгелек кылырга өнди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «... начар эштән соң аны сөртерлек изге гамәл кыл...», – дип нәсыйхәтен әйткән. Тәкъвалар – Аллаһның боерык-әмерләрен, Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең нәсыйхәтләрен тормышта кулланып яшиләр, әлхәмдүлилләһ.

«Тәкъвалар нуры – дөньяны яктырта» дигәннәр галимнәр. Тәкъвалык белән нигъмәтләнгән инсан, Аллаһка булган итагать нурының итагатьсезлек караңгылыгын таратканлыгын һәрвакыт исендә тота һәм итагатьле була.

Әгәр дә бу дөньяда бары тик имансызлар, итагатьсезләр генә яшәсә, кешелек золмәт, наданлык караңгылыгы һәм әхлаксызлык сазлыгына чумар иде.

Намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү, хаҗ кылу, Исламны тарату, динне дәгъвәт кылу, Аллаһны искә алу – зикер итү кебек изге эш-гамәлләр белән мәшгуль булу, аларны ихласлык белән үтәү инсаннарның хаталарын гафу итүгә китерә. Аллаһ «Таһа» сүрәсенең 82 нче аятендә: «Дөреслектә, Мин – тәүбә итүче, иман китерүче, изге гамәлләр кылучы, аннары туры юлга басучыны гафу итәм», – дип әйткән.

Әлеге очракта бәндәләрнең хакларын бозу белән бәйле булмаган гөнаһ күз алдында тотыла. Әгәр дә караклык, җәберсетү, рәнҗетү кебек гөнаһлар сәбәпле кеше хаклары бозыла икән, Аллаһка тәүбә кылу белән беррәттән, хакына кергән кешедән, ягъни җәберләнгән кешедән бәхиллеген алырга кирәк. Шул очракта гына Аллаһ тәүбәне кабул итәчәк һәм гөнаһларны сөртү генә түгел, аларны изге гамәлгә әйләндерә. Бу хакта Аллаһ «Фуркан» сүрәсенең 70 нче аятендә ап-ачык итеп әйткән: «Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы үә рәхмәт кылучы булды».

Әгәр дә дөньялыкта чагында кичерүне сорап, рәнҗетелгән кеше рәнҗетүчене гафу итмәсә, аңлашу Кыямәт көненә калдырылачак. Бу дөньяда ук бер-беребезнең хакларыбызны үтәргә, юкка-барга үпкәләшмәскә, бер-беребезне рәҗетмәскә тырышсак иде. Шулай булганда бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхеткә ирешербез, ин шәә Аллаһ.

Ислам билгеләгән гыйбадәтләрне кылу безнең вазыйфабыз һәм һәрбер мөселман шуны тулысынча аңларга тиеш. Бары тик тәкъвалыкка ия булган мөслим-мөслимәләр генә кешеләр белән дә эчкерсез, ихласлы булалар.

Ихласлык ул – сүз белән эшнең бергәлеген аңлата, ягъни ихлас кешенең сүзе дә, эше дә бер төрле була. (Бер төрле сөйләп икенче төрле эшләми.)

Ислам тарихында тәкъвалык үрнәге булган хатын-кызлар булган. Хәзер сөйләнәчәк вакыйга шуның бер мисалы.

Габдуллаһ бине Зәет бине Әсләмнең бабасы сөйләгән: «Гомәр бине әл-Хаттаб радыйаллаһу ганһү шәһәрне йөреп чыкканда мин дә аның белән идем. Инде кояш баеган, бик соң иде. Ул бик арыды һәм диварга таянды. Шунда без бер фәкыйрь хатынның үз кызына: «Кызым, сөткә су куш», – дип әйткәнен ишеттек. Кызы: «Әни! Син мөэминнәрнең әмире нәрсә дип әйткәнлеген ишетмәдеңмени?» – диде. Әнисе: «Ул нәрсә дип әйтте соң?» – дип сорады. Кызы: «Мөэминнәрнең әмире Гомәр бине әл-Хаттаб сөткә су кушудан тыйды һәм бу эштән ваз кичәргә чакырды», – ди. Шуңа да карамастан, анасы кызына: «Кызым! Сөткә су куш! Монда сине Гомәр бине әл-Хаттаб күрми», – диде. Кызы: «Мин кешеләр янында булганда да аның боерыгын үтәдем, үзем генә булганда һәм мине беркем күрмәгәндә дә аның боерыгына каршы килмим. Хакыйкатьтә, Гомәр әл-Хаттаб күрмәсә дә, Аллаһ барысын да күрә бит», – диде.

Гомәр радыйаллаһу ганһү бу сүзләрне ишетеп торды һәм: «Әсләм! Алар сөйләшкән урынга бар да, анда ирләр бармы-юкмы икәнлеген кара», – диде.

Әсләм Гомәр радыйаллаһу ганһу янына кайтып сөйләшеп торучыларның кияүгә чыкмаган яшь кыз белән аның ирсез калган анасы булуын хәбәр итә.

Гомәр радыйаллаһу ганһү бу тәкъва мөслимә туташны Гасыйм исемле бик акыллы егеткә кияүгә бирә. Аларның кызлары туа һәм ул кыз баладан бишенче тугрылыклы хәлифә – Гомәр бине Габделгазиз туа.

Әйе, тәкъвалык ул бары тик ихласлык булганда гына хасил була һәм кешенең табигый халәтенә әверелә. Тәкъва мөслим-мөслимә Аллаһның һәрдаим үзен күреп, ишетеп, белеп торуына чын күңелдән ышана.

Тәкъвалык – ихсан дәрәҗәсенә күтәрә. Ихсан ул – син Аллаһны күзең белән күрмәсәң дә, Аллаһның сине һәр җирдә, һәрвакыт күреп, ишетеп торуын белеп, Аллаһ кушканча гамәл һәм гыйбадәт кылу.

Сәламәт һәм тулы иманга ия булган, тәкъвалык белән нигъмәтләнгән инсаннар бу дөньяның көрәш мәйданы, сынау йорты булуын: анда җиңүләр һәм җиңелүләр, бәхет һәм бәхетсезлекләр, шатлык һәм сагышлар булуын беләләр һәм һәрвакытта да Аллаһка шөкерле һәм сабыр булалар.

Бөтен яхшылыкның тәкъвалыктан булуын яхшы аңлаган мөслим-мөслимә Аллаһ Сүзе булган Коръән белән рухын, җанын баетырга тырыша.

Әгәр дә яман бәндәләр тәкъваларга зарар салсалар, рәнҗетсәләр, Аллаһ тәкъваларга һичшиксез ярдәмен бирәчәк. Аллаһ «әл-Гыймран» сүрәсенең 120 нче аятендә: «Сез сабыр һәм тәкъва булсагыз, аларның хәйләләре сезгә зарар китермәс», – дип Үзе тәкъваларны сакларга вәгъдә итә.

Аллаһ тәкъваларга Үзенең рәхмәтенә өметләнү хокукын биргәнлеге хакында: «... Минем рәхмәтем бөтен нәрсәне үз эченә ала. Мин аны тәкъваларга бирәчәкмен...» – дип «Әгъраф» сүрәсендә кистереп әйткән.

Авырлык килгәндә, ризык тарайганда Аллаһтан курку, Раббыбызга сыену, Аңардан ярдәм сорау һәм Раббыбызга тәвәккәл кылып гамәл кылу, кыен хәлдән чыгу өчен әмәленә (сәбәбенә) керешү тиеш. Аллаһ Үзенең хакыйкый колларына киң ризык һәм авырлыклардан котылу вәгъдә итеп «Талак» сүрәсенең 2, 3 нче аятьләрендә: «Аллаһтан куркучыга Ул чыгу юлын күрсәтәчәк һәм көтмәгән җирдән ризык бирәчәк», – ди. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ иманлыларга өмет ишекләрен ача. Ул ишекләрнең ачкычы – тәкъвалык. Без шул хакта онытмаска гына тиешбез.

Аллаһ Үзенең Сүзе булган Коръәндә «Нәхел» сүрәсенең 128 нче аятендә: «Дөреслектә, Аллаһ тәкъвалар һәм изге гамәл кылучылар белән бергә», – ди.

Ахирәттә Аллаһ тәкъваларны Үзенә якын урынга урнаштырачак икән. Бу хакта Раббыбыз «Камәр» сүрәсенең 54, 55 нче аятьләрендә әйтә: «Дөреслектә, тәкъвалар бакча һәм елга эчендә, Кодрәтле Хуҗа каршында хак мәҗлестә булачаклар».

Мөхтәрәм мөслим-мөслимәләр! Тәкъвалар җөмләсеннән булыйк!

Кодрәтле Хуҗа – җир һәм күкләрнең, барлык галәмнәрнең Хуҗасы, Патшасы булган Раббыбыз Аллаһның дидарын – йөзен күрү бәхетенә ирешергә тырышыйк.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10