ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Токаевны Казахстан президентына кандидат итеп теркәделәр

3 май 2019, 12:22 , Фото: akorda.kz

Токаевны Казахстан президентына кандидат итеп теркәделәр Казахстан президентын вакытыннан алда сайлаулар 9 июньдә булачак.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Казахстанның Үзәк сайлау комитеты Касым-Жомарт Токаевны ил президентына кандидат итеп теркәү турында карар кабул итте. Ил башлыгын сайлау буенча вакытыннан алда тавыш бирүләр июнь аенда узачак. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

“Алдагы президент сайлауларына Токаевны кандидат итеп теркәү өчен барлык докментлар Үзәк сайлау комитетына тәкъдим ителде. Алар барысы да куелган таләпләргә туры килә”, - диде утырышта Үзәк сайлау комитеты сәркатибе Сабила Мостафина.

Бу карарны Үзәк сайлау комитеты әгъзалары бертавыштан сайлады.

Үзәк сайлау комитеты Токаевка Казахстан президенты кандидаты таныклыгын бирү, республика президентына кандидат булуы турында хәбәрне матбугат чараларында бастыру турында карар кабул итте.

Казахстан президентын вакытыннан алда сайлаулар 9 июньдә булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10