ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әгерҗе укучыларын җәйге лагерьлар кайчан кабул итәчәге билгеле булды

5 май 2019, 22:00

Әгерҗе укучыларын җәйге лагерьлар кайчан кабул итәчәге билгеле булды Авыллардагы Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу чорда лагерь балалары өчен мәдәни чаралар уздыралар.

(Әгерҗе, 5 май, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Быел Әгерҗе районында мәктәп яны, хезмәт һәм ял, палаткалы, “Алмалы“ лагерьларыннан тыш, “Олимп“ спорт комплексында да укучы балалар өчен лагерь оештыру күздә тотыла. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мәктәп яны лагерьлары 3-27 июньдә эшли. 18 лагерьда 940 бала ял итәчәк. Урта һәм төп мәктәпләр генә түгел, башлангыч мәктәпләрдән дә заявкалар кабул ителә. Мәсәлән, Шаршады һәм Кырынды мәктәпләрендә дә лагерьлар балаларны кабул итә.

Хезмәт һәм ял лагерьлары 3-24 июньдә Бима, Иж-Бубый, Исәнбай, Көчек, Тирсә, Красный бор, Сарсак-Омга, Кадыбаш мәктәпләрендә оештырылачак лагерьларда йөз малай-кыз ял белән хезмәтне чиратлаштырачак. Укучылар мәктәп яны участокларында ярдәм итәләр.

“Алмалы“ лагере. Красный борда урнашкан әлеге лагерь өченче җәй районыбыз балаларын капиталь төзекләндерелгән бинада каршы ала. Биредә яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре малай-кызларны күңел ачу чараларына, спорт ярышларына тарту өчен программаны бай эчтәлекле итеп төзиләр һәм аны тормышка ашыруга зур тырышлык куялар.

Гомумән, лагерьлар эшләгән чорда Әгерҗедәге “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты, “Авангард“ яшьләр үзәге, “Форпост“ оешмасы, мәдәният учаклары төрле спорт һәм күңел ачу чаралары оештырырга планлаштыралар. Авыллардагы Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу чорда лагерь балалары өчен мәдәни чаралар уздыралар.

Яшүсмерләр клубы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә урнашкан спорт мәйданчыкларында да чаралар үткәрү күздә тотыла. Стадионда җәйге чорда яшьләр арасында төрле спорт турнирлары да узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10