ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Сергей Иванов: Кытайдан Казанга туры рейс ачу өчен сөйләшүләр алып барабыз

6 май 2019, 19:11 , Фото: архив

Сергей Иванов: Кытайдан Казанга туры рейс ачу өчен сөйләшүләр алып барабыз
 
Узган ел Татарстан башкаласына 14,6 меңнән артык Кытай туристы килде.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Кытай авиаташучылары белән Казанга туры рейс ачу өчен сөйләшүләр алып бара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

«Казанга Кытайның берәр шәһәреннән рейс ачу өчен Кытай авиакомпанияләре белән сөйләшүләр алып барабыз. Әлегә конкрет килешүләр юк, әмма сөйләшүләр дәвам итә», - диде ул.

2017 елның маенда Пекиннан Казанга беренче авиарейс ачылды. Аны «ВИМ-Авиа» авиакомпаниясе башкарды. Шул ук елның сентябрендә авиаташучы үзенең авыр финанс хәле турында хәбәр итте, ә бер елдан соң «ВИМ-Авиа» ҖЧҖ банкрот дип танылды.

Әлегә Кытай туристлары Казанга Мәскәүдән күчеп утырып килә. Татарстан башкаласына туры рейс юк, дип раслады Сергей Иванов. Шул ук вакытта 2018 елның февралендә Казаннан Кытайның Санья курортына (Хайнань утравы) чартер рейслары ачылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10