ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Миңнеханов Саба районында чәчү эшләрен һәм яңа сөт комплексы төзелешен бәяләде

7 май 2019, 18:01 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Саба районында чәчү эшләрен һәм яңа сөт комплексы төзелешен бәяләде

Районда 63,5 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре һәм 8,6 мең баш савым сыеры бар.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Саба муниципаль районында булды. Ул язгы кыр эшләренең барышын бәяләде, хуҗалык вәкилләре белән очрашты һәм роботлаштырылган яңа «Шыңар» сөт комплексы төзелешен карады. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Саба районында 63,5 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуларның 58,3 мең гектары сөрүлек җирләре. Көзге культуралар 7,8 мең гектар мәйданны били, язгы культураларны 30,4 мең гектар мәйданда чәчү планлаштырыла. Хәзерге вакытта 9 мең гектарда, ягъни 30 процентта эш башкарылган. Район башлыгы Рәис Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенә кирәкле күләмдә минераль ашламалар туплауда ярдәм итүдә субсидияләр өчен рәхмәт белдерде.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова в Сабинский муниципальный район

Үз чиратында Татарстан Республикасы вице-премьеры — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы район икътисады өчен мөһим, диде. Саба аграрчылары авыл хуҗалыгы комплексында инновацион технологияләр кертәләр. Якын араларда төп бурычларның берсе - район авыл хуҗалыгы техникасы паркын модернизацияләү.

Районда терлекчелек өлкәсендә уңай күрсәткечләр билгеләп үтелде. Районда 8,6 мең савым сыеры бар, көн саен 170 тоннадан артык сөт җитештерелә.

Очрашудан соң Татарстан Республикасы Президенты сөт комплексы төзелешенең барышы белән танышты. «Шыңар» 2400 баш савым сыеры асрауга исәпләнгән. Проект куәтенә чыкканнан соң көн саен 50 — 60 мең литрга кадәр сөт җитештереләчәк. Сөт комплексы проектының беренче чиратын бу җәйдә файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова в Сабинский муниципальный район 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10