ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда күрсәтү өчен 3,1 млн сумга фильмнар сатып алырга планлаштыралар

7 май 2019, 21:43 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстанда күрсәтү өчен 3,1 млн сумга фильмнар сатып алырга планлаштыралар
 «Кино фонды» ярдәмендә 42 кинокартина сатып алыначак.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). «Татаркино» Татарстан Дәүләт һәм муниципаль кинотеатрларында күрсәтү өчен 42 фильм сатып алырга планлаштыра. Мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтыннан алынды.

«Фильмнар кино фонды аша сатып алына, шулай ук без алган 5 млн сум субсидия ярдәмендә алыначак», - диде кино күрсәтү һәм кинопрокат буенча директор урынбасары Рәис Садриев.

42 картинаның 21е цифрлы форматта булачак. Шул исәптән «Зеленая книга», «Спасти Ленинград», «Т-34», «Бамблби», «Мы» һәм «Балканский рубеж» дигән тасмалар сатып алу планлаштырыла. Калган картиналар DVD-форматта алыначак. «Хәзер Татарстанда 23 кинозал, шуларның унысы «Татаркино» җитәкчелегендә эшли, аларда цифрлы форматта картиналар күрсәтеләчәк», — дип өстәде Рәис Садриев.

Республиканың күпчелек өлешендә цифрлы җиһазлар юк, шуңа күрә муниципаль кинотеатрларда, мәдәният йортлары залларында һәм авыл клубларында фильмнар DVD форматында күрсәтеләчәк. Шулай ук проект һәм экранлы күчмә киностанцияләр оештырылачак. Шулай итеп, кино хезмәте булмаган, әйтик Югары Ослан, Биектау, Әлмәт һәм Саба районнарында кино күрсәтеләчәк.

«Барлык сеанслар да бушлай оештырылмаячак, әмма бәяләр уртача булачак», — дип белдерде кино күрсәтү һәм кинопрокат буенча директор урынбасары Рәис Садриев.

Фильмнарны бары Җиңү көненә, Өлкәннәр көненә, инвалидлар декадасына яки махсус оештырылган урам киносында бушлай күрсәтәчәкләр. Цифрлы кинолентларны 1 ел, ә DVD – 3 ел срокка сатып алыначак. Финанслау Татарстан бюджетыннан гамәлгә ашырылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10