ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстанда ифтарлар башланды

8 май 2019, 09:34

“Рамазан чатыры” ачылу тантанасына күпләгән дин һәм дәүләт эшлеклеләре, иганәчеләр, кунаклар килде.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстан мәчетләрендә авыз ачу мәҗлесләре - ифтарлар башланды. Иң беренчеләрдән булып зурлап ачылган массакүләм авыз ачу мәҗлесе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.

“Туган авылым” комплексында “Рамазан чатыры” ачылу тантанасына күпләгән дин һәм дәүләт эшлеклеләре, иганәчеләр, кунаклар килде. 

Ифтарга килгән барлык катнашучыларны Татарстан мөселманнары исеменнән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.

"Әлеге мөбарәк айда ураза вакытында һәрбер мөэминнең күңеле рухи күтәренкелек кичерә, адәм баласы “иманның тәмен” тоя башлый һәм йорт әһелләре, дуслар белән бергәләп аш өстәленә җыелу шатлыгын кичерә башлый. Ураза –  үзеңнең әхлагыңны яхшырту, начар гадәтләрне бетерү, нәфесеңне сындыру, гөнаһларыңның авыр йөгеннән котылу өчен яхшы мөмкинлек", - диде мөфти.

“Туган авылым” комплексында “Рамазан чатыры” һәр көнне изге ай дәвамында көн саен эшләячәк. 

  • Казанда авыз ачу мәҗлесләре 40 мәчеттә үткәреләчәк. Аларга теләгән һәркем килә ала – мәҗлесләр бөтен кеше өчен дә ачык. Моннан тыш, ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә үткәрергә була, чөнки ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландырган өчен зур саваплар бирелә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10