ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казан мэрының хатыны 2018 елда иренә караганда 11 тапкыр күбрәк акча эшләгән

8 май 2019, 18:51

Мэрның 16 мең кв м мәйданлы җир участогы, фатир, торак йорт, гараж һәм күпфатирлы йорт астында өлеше бар.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Казан мэрының хатыны 2018 елда 59 миллион сум акча эшләгән. Бу башкала мэры Илсур Метшинның керемнәреннән 11 тапкыр күбрәк. Бу хакта мәгълүмат мэрия порталында урнаштырылган.

Шәһәр башлыгының былтыргы керемнәре 5,3 миллион сум. Бу сан алдагы ел белән чагыштырганда 1 миллион сумга арткан. Гөлнара Метшинаның кереме исә, киресенчә, 31 миллион сумга кимегән.

Документ нигезендә, мэрның милкендә 16 мең кв м мәйданлы җир участогы, фатир, торак йорт, гараж һәм күпфатирлы йорт  төзелгән җир участогында өлеше бар. Транспорт чараларына килгәндә, Илсур Метшин ГАЗ-24, ГАЗ-69 һәм М-21 автомобильләренә ия.

Илсур Метшинның хатынының җир участогы, йорты һәм Volkswagen машинасы бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10