ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районының бер җәмгыятендә иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр

9 май 2019, 05:00 , Фото: alki-rt.ru/

Әлки районының бер җәмгыятендә иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр Хәзер игенчеләр көнбагыш чәчүгә зур көч куя.

(Әлки, 9 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы “Хузангай” җәмгыятендә иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районда чәчү эшләре үзенең экваторына җитте – 42 мең 728 гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырылган булса, бу эш 8 майга 20 мең гектардан артык мәйданда башкарылды.

Хуҗалыкларда арпа чәчү төгәлләнде. Бу культура быел 6756 гектарда игеләчәк. Шулай ук борчак (803 гектарда), солы (891 гектарда) тулысы белән чәчелде. Хәзер игенчеләр көнбагыш чәчүгә зур көч куя. Быел районда көнбагыш 10 мең 933 гектарда үстереләчәк. Әлегә шуның 7552 гектарында чәчү эшләре башкарылды.

Чәчкечләр шулай ук берьеллык үлән, рапс орлыкларын җир куенына кертүдә эшләтелә.

Көзеннән 24,8 мең гектарда чәчелгән уҗымнарны иртә яздан минераль ашламалар белән тукландырганнан соң, аларда дым каплау эшләре башкарыла. Хәзергә барлык мәйданнарның 66 проценты тырмаланган.

Күп хуҗалыкларда бөртек һәм яшел масса өчен кукуруз чәчү эшләренә әзерлек алып барыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10