ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Якташыбыз – 100 яшьлек ветеран - "Шәһри Казан"

9 май 2019, 12:43 , Фото: shahrikazan.ru

Якташыбыз – 100 яшьлек ветеран - Буа районы Түбән Наратбаш авылында туган Рәүф Төхфәтуллин батырлыгы сокландыра.

(Казан, 9 май, "Татар-информ"). 1941 ел. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Мулланур Вахитов исемендәге мәктәп өлкән сыйныф егетләрен һәм ир укытучыларны сугышка озата. Унбиш укытучының тугызы сугыш кырларында ятып кала. Укучыларның батырлыгы турында да хәбәрләр килеп тора. 1920 елның 5 гыйнварында Буа районы Түбән Наратбаш авылында туган Рәүф Төхфәтуллин батырлыгы да сокландыра.

Мәктәпне 1939 елда тәмамлаган егет Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендәге хәрби училищега укырга керә. Сугыш башланып биш көн үткәч, немецлар бу шәһәрне басып алалар. Кичәге курсантлар тиз арада сугышчыларга әйләнәләр. Сугыш көчле бара. Дошман җирдән дә, күктән дә бомбага тота.

Илгә танкистлар бик кирәк булган чор бу. Курсантларны Сталинград янындагы хәрби лагерьга күчерәләр, танк җыючылар итеп укыталар. Сугыш Сталинградка килеп җитә. Танк батальонына дошманның юлына каршы төшәргә дигән боерык бирелә. Рәүф Төхфәтуллин экипажы бу боерыкны тулысынча үти. Тик дошман аларның да танкын шартлата. Экипажның төзүчесе һәм атучысы һәлак була. 20 яшьлек командир Рәүф Төхфәтуллин белән танкның йөртүче-механигы, янган танктан чыгып, ут капкан киемнәрен сүндерәләр. Яраларыннан кан саркып торган килеш, якындагы госпитальгә көчкә килеп җитәләр. Соңыннан экипажга «Батырлык өчен» медале тапшырыла.

Госпитальдән соң Рәүф Төхфәтуллинны фронтка җибәрмиләр. Ул танк батальонына яшь солдатларны әзерләү эшенә керешә, йөзләгән танкистны сугыш һөнәренә, батырлыкка өйрәтә. Нык әзерлекле танкистларны, аның укучыларын сугышка озатып кына торалар.

Сталинград янындагы каты сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллин Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Батырлык өчен» медальләре тапшырыла. Сугыштан соң Рәүф ага Төхфәтуллин өч дистә ел Украинаның Алчевск тау-металлургия институтында бүлек начальнигы булып эшли.

Безнең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең Туган төбәкне өйрәнү музеенда бер бүлек Рәүф Төхфәтуллинга багышланган. Анда ветеранның үз кулы белән язган автобиографиясе, мәктәпне һәм танкистлар мәктәбен «бишле» билгеләренә генә тәмамлаган аттестаты, аның турында районның «Байрак» газетасында язылган мәкалә, Рәүф Төхфәтуллин экипажы сугышкан танк макеты куелган.

Бүгенге көндә 99 яшьлек ветеран безнең шәһәребездә яши. Әле дә үзен чын командирларча тота: укучылар белән очраша, истәлекләр белән уртаклаша, солдат булачак егетләргә файдалы киңәшләрен бирә. Аның иң зур теләге: «Дөньялар тыныч булсын, сугышлар гына булмасын!»


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10