ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлки районының яшь боксчылары республика турнирында призлы урыннар яулаган

10 май 2019, 06:00 , Фото: alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayony-yash-bokschylary-respublika-turnirynda-prizly-urynnar-yaulagan

Әлки районының яшь боксчылары республика турнирында призлы урыннар яулаган Турнир Бөек Җиңүнең 74 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап үткәрелгән.

(Әлки, 10 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" ).  4-5 майда бокс буенча Саба эшчеләр бистәсендә республика турниры үткән. Әлки районы яшь боксчылары республика турнирында призлы урыннар яулаган. Бу турыда җирле басма хәбәр  иткән.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап үткәрелгән республика ачык турнирында 2001-2006 елгы үсмерләр, 2007-2010 елгы кызлар һәм малайлар көч сынашкан. Анда Башкортстан командалары да катнашкан.

Бу зур бәйгедә районнан Алексей Капотов үз авырлык категориясендә беренче урынны алган. Айзат Минневәлиев, Ислам Фәсахов, Ника Овчинникова, Эльданис Вахитов – икенче, Камил Шәйхетдинов өченче призлы урыннарга лаек булганнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10