ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кукмарада спорт ветераны Хәйдәр Төхвәтуллин исемендә мини-футбол турниры узды

11 май 2019, 07:00 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмарада спорт ветераны Хәйдәр Төхвәтуллин исемендә мини-футбол турниры узды Ярышта 11 команда катнашты.
(Казан, 11 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Зур Кукмараның “Ялкын” спорт мәйданчыгында районда футбол-хоккей спорт төрләрен үстерүгә зур өлешен керткән спорт ветераны Хәйдәр Төхвәтуллин исемендә мини-футбол турниры узды. Бу хакта "Хезмәт даны" хәбәр итә. 
 
Яшь футболчыларны сәламләргә Хәйдәр Хөрмәт улының гаиләсе, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм укучылары да килгән иде. Алар җылы сүзләр әйтеп, катнашучы командаларга уңышлар теләде. 
 
Турнирның алып баручысы Артур Зәкиев әйтеп үткәнчә, спортчылар бары тик үҗәтлекләре һәм тырышлыклары аркылы гына уңышка ирешә алачак.
 
Ярышта 11 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча “Ялкын” яшүсмерләр клубы командасы – беренче, 3нче урта мәктәп – икенче, Зур Кукмара урта мәктәбе командасы өченче урынны яулады.
 
Җиңүче һәм призлы урыннарны алучыларга ветеранның гаиләсе тарафыннан әзерләнгән кубок, медальләр һәм грамоталар тапшырылды, турнирның иң яхшы уенчылары да хөрмәтләнде.
 
Ә киләсе елдан турнирда катнашучыларның составы киңәячәк һәм Кукмарага Кызыл Алан, Нократ Аланыннан да алдынгы уенчылар килүе көтелә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10