ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Хоккей буенча Олимпия чемпионы Анатолий Ионов 80нче яшендә вафат булды

12 май 2019, 17:01

Хоккейчының үлем сәбәбе аталмый.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Олимпия чемпионы, СССР җыелма командасы составында хоккей буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Анатолий Ионов 80нче яшендә вафат булды. Бу хакта Россия Хоккей федерациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Танылган хоккейчы, Олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы Анатолий Семенович Ионов вафат булды", - диелә хәбәрдә.

Хоккейчының үлем сәбәбе аталмый.

Ионов 1968 елгы Олимпиадада алтын медаль алды, 1965, 1966 һәм 1968 елгы дөнья чемпионатларында җиңү яулады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10