ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән өлкәсенең Исәт мәктәбендә укытучыларга истәлек такталары ачылды

13 май 2019, 07:16

Исәт мәктәбен 26 ел җитәкләгән Мирсат Латыйпов, 1948-1988 елларда тарих укыткан Рәхимгәрәй Алимбев исеме мәңгеләштерелде.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Бөек Җиңү көне һәм өлкәнең 75 еллыгы уңаеннан Ялутор районының Рәхимгәрәй Алимбаев исемендәге Исәт урта мәктәбенең стенасына ике истәлек тактасы куелды. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

26 ел Исәт мәктәбен җитәкләгән СССРның халык мәгарифе отличнигы, “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры Мирсат Латыйповка тактаны укучысы, өлкә чик сакчылары ветераннар советы рәисе, меценат Нуретдин Ибраһимов, ә 28 ел завуч вазифасын башкарган РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, мәктәп музеен булдырып, авыл тарихын язып калдырган Рәхимгәрәй Алимбаевка балалары ясаткан.

"Чараны укучылар күтәренке рухта алып барды. Алар яшь буынга белем һәм тәрбия бирүне яшәү максатлары итеп куйган бу ике хөрмәтле укытучының тормыш юлы һәм башкарган олы хезмәтләре турында матур шигъри юллар өстәп сөйләде. “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов белән Әлфинур Латыйпова күңелләрне тетрәндереп моңлы җырлар башкарды", диелгән бу хәбәрдә.

Рәхимгәрәй Алимбаев 1948-1988 елларда Исәт мәктәбендә тарих укыта. 988 елда лаеклы ялга чыккач, мәктәп музеен җитәкли, 2000 елда “Исәт авылында халык мәгарифенең формалашуы һәм үсүе турында язмалар” дип аталган китап чыгара. 2001 елның 29 августында вафат. 2003 елда Исәт мәктәбенә аның исеме бирелә.

Мирсат Латыйпов 40 елдан артык гомерен балаларга багышлый, математика, физика дәресләрен укыта. Ул 1986-1987 уку елларында Сәел башлангыч мәктәбен тугызьеллыка әйләндереп, яшь, тырыш, белемле укытучылар коллективын туплый. 2004 елның 8 июнендә вафат. Халык күңеленә ул оста җитәкче, гениаль педагог, әдәпле, һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел, тырыш кеше буларак кереп кала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10