ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Пенсия билгеләү тәртибе гадиләштерелә

13 май 2019, 14:40

РФ Хөкүмәте карары белән расланган яңа тәртип 14 майдан үз көченә керә.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Чит илгә яшәргә китүче яки инде шунда гомер итүче россиялеләргә үз Ватаннарында пенсия рәсмиләштерү җиңелрәк булачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

РФ Хөкүмәте карары белән расланган яңа тәртип 14 майдан үз көченә керә.

Элегрәк чит илгә чыгу һәм пенсия билгеләү турында гариза Россия Пенсия фондының конкрет бүлегенә (кеше яшәү урыны буенча кайда беркетелсә, шунда) тапшырылса, хәзер исә моны, кеше кайда теркәлүгә дә карамастан, фондның илдәге теләсә кайсы бүлегендә эшләп булачак.

Бу көч ведомстволарына да кагыла – алар мондый гаризаны ведомствоның үзләре хезмәт иткән теләсә кайсы территориаль бүлекчәсендә бирә алачак.

  • Россия пенсиясен дөньяның 128 илендә яшәүче барлыгы 328 мең кеше ала. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10