ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Болгариядә бишенче тапкыр Халыкара Сабан туе үтәчәк

14 май 2019, 09:29 , Фото: архив/Рамиль Гали

Болгариядә бишенче тапкыр Халыкара Сабан туе үтәчәк Оештыручылар сүзләренчә, чарага җиде мең кеше килүе көтелә.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 8-9 июнь көннәрендә Болгариянең башкаласы Софиядә бишенче тапкыр Халыкара дәрәҗәдә Сабан туе уздырылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Волжки булгари” оешмасының рәисе, оештыручы Әлфия Димитрова сөйләде.

Милли бәйрәм Софиянең Южен парк мәйданында булачак. “Сабантуй ике көн буена барачак, сигезенче июньдә бәйрәм концерты, мастер-класслар, ярминкә һәм милли кухня мәйданчыклары эшләячәк. Сәхнәдә исә Татарстан, Башкортстан, Россия һәм Болгариядән танылган артистлар чыгыш ясаячак”, - диде ул.

9 июльдә 10.00 сәгатьтә барлык мәйданчыклар эшли башлаячак. “11.00 без Татарстаннан, Россиядән һәм Болгариядән килгән кадерле кунакларыбызны каршы алачакбыз, аннары концерт башланып китәчәк. 12.00дән 15.00кә кадәр спорт ярышлары, җиңүчеләрне бүләкләү булачак”, - диде Әлфия ханым.

“Безнең максат – Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең башка төбәкләре белән Болгария республикасы арасында мәдәни, тарихи һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту”, - дип сөйләде Әлфия Димитрова.

Бу көннәрдә Болгария халкы үзләренең территориясендә торган халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, татар халкының милли ашларын татып карый алачак. “Легендар спортсменнар, дөнья һәм Европа чемпионнары көрәш буенча ярышлар уздырачак”, - диде оештыручы.

Әлфия Димитрова сүзләренчә, соңгы дүрт ел эчендә Сабантуйга 23 меңнән артык кеше килгән. “Узган ел гына да җиде мең тирәсе халык җыелды. Быел да милли бәйрәмгә милләттәшләребезне чакырып калабыз”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10