ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар Штабы активистлары Калуганың махсуслаштырылган балалар йортында булды

14 май 2019, 08:25 , Фото: скриншот поста instagram.com

Татар Штабы активистлары Калуганың махсуслаштырылган балалар йортында булды Балалар өчен иң мөһиме - игътибар.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Мәскәүнең татар Штабы активистлары Калугада балалар өчен бердәнбер махсуслаштырылган балалар йортында булды. Бу хакта Штабның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Кемнеңдер үз йорты, әтисе һәм әнисе, абыйсы һәм сеңлесе бар, ә кемгәдер балалар йортында яшәргә насыйп булган. Һәр кешенең мондый балаларга ярдәм итү мөмкинлеге бар.  ️

Балалар өчен иң мөһиме - игътибар. Игелекле эшләргә битараф калмагыз. 

Татар штабы бу акциядә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерә", - дип яза матбугат хезмәте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10