ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

WorldSkills чемпионаты һөнәри белем системасына үзгәрешләр китерәчәк - Борһанов

14 май 2019, 13:12

"Былтыр демонстрацион имтиханны 1,5 меңнән кимрәк кеше тапшырган иде, быел 3 мең кеше булачак", - диде министр.

(Казан, 14 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills дөнья чемпионаты һөнәри белем системасына үзгәрешләр китерәчәк. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шулай дип саный. Бу хакта ул журналистларга "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә брифингта әйтте.

"Үзгәрешләр китерәчәк һәм хәзер үк китерә. Былтыр 1,5 меңнән кимрәк кеше демонстрацион имтихан тапшырган иде, быел 3 мең кеше булачак", - дип белдерде министр. Ул хәзер урта һөнәри белем учреждениеләрендә әзерлек сыйфаты бөтенләй башка булуын әйтте.

"WorldSkills стандартлары буенча, кеше биремен үтәми торып, тиешле документ ала алмый. Кайчак демонстрацион экзамен бер көн түгел, ике көн бара. Уку йортын тәмамлаучы белемнәрне практикада күрсәтергә тиеш булачак. Компьютермы ул, трактормы, комбайнмы, станокмы - тест биреме ала, система эшләп китмичә, имтиханда уңай бәя ала алмаячак", - диде Рафис Борһанов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10