ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Шаян ТВ» телеканалы яңа мобиль кушымта эшләтеп җибәрде

14 май 2019, 17:50

«Шаян ТВ» телеканалы яңа мобиль кушымта эшләтеп җибәрде

Сервис интерфейсы өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә ясалган.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). «Шаян ТВ» телеканалы яңа мобиль кушымта эшләтеп җибәрде. Аны Playmarketта табарга була.

Кушымта берьюлы өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә эшли.

Өйдә яки юлда «Шаян ТВ» һәрвакыт онлайн режимда. Каналның мобиль кушымтасында «искәртү» режимын кертергә була, аның ярдәмендә кечкенә тамашачылар яраткан тапшыруларын карарга онытмаячак.

Кушымтада күпме караулар булганлыгы күренә. Кушымтаны яңадан кулланганда, карый башланган видеоны дәвам итә аласыз.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10