ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Фин татарлары балалар өчен “Säläm - islam sukmagı” дигән китап чыгарган

14 май 2019, 18:07 , Фото: Рамил Беляев

Фин татарлары балалар өчен “Säläm - islam sukmagı” дигән китап чыгарган Җыентык, фин теленнән тәрҗемә ителеп, 400 данә белән нәшер ителгән.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Финляндиядә “Säläm - islam sukmagı” (“Сәлам - ислам сукмагы”) дип аталган яшүсмерләр өчен ислам диненә өйрәтү китаплары чыккан. Җыентыкны фин теленнән Рамил хәзрәт Беляев тәрҗемә иткән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Җыентыкны фин теленнән татарчага тәрҗемәсен ясау күңелле булды, чөнки текст бик җанлы һәм кызык язылган. Китап 400 данә белән чыкты, 74 биттән тора. Татар телендә латин графикасында язылган. Аны балаларга, яшүсмерләргә укырга, өйрәнергә бик уңай һәм кызык булыр дип уйлыйм”, - диде ул.

Рамил хәзрәт сөйләвенчә, дингә өйрәтү ике баланың сөйләгән тарихлары аша бара. “Алар мәктәптә нәрсә булганын, иптәшләре, әби-бабайлары белән булган хәлләрне аңлаталар”, - дип сөйләде ул.

  • Иң элек китап алты томда ислам динен урта белем бирү мәктәпләре өчен Финляндиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан нәшер ителә. Финляндиянең Исламия җәмгыяте татарлары текст өчен хокук сатып ала һәм аның беренче өлеше тәрҗемә ителә. Əлеге эшлəр Мəхəллəнең элекке рəисе Атик Али тарафыннан башланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10