ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Диния нәзарәте карамагындагы татар мәктәбе Казанның Гаврилов урамында булачак

14 май 2019, 22:04 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Диния нәзарәте карамагындагы татар мәктәбе Казанның Гаврилов урамында булачак "Ниятебез - безгә бирелгән бинаны зур, тулы куәтле мәктәп итү", - диде бүген журналистлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесендә Татарстан мөфтие.

 (Казан, 14 май, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы татар мәктәбе Казанның Гаврилов урамында булачак. "Ниятебез - безгә бирелгән бинаны зур, тулы куәтле мәктәп итү", - диде бүген журналистлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Яңа мәктәп төзеләчәк дигән хәбәр быел апрель аенда мәгълүм булган иде. Моңа кадәр Казанда Диния нәзарәте нияте белән "Мозаффария" кызлар мәдрәсәсен сафка бастыру планлаштырыла иде, бу эш өчен халыктан хәйрия акчасы җыю да оештырылды. Әмма апрельдә мөфти планнарның үзгәргәнен хәбәр итте.

“Мозаффария” мәдрәсәсеннән күпкә зуррак, яңа һәм заманча бина төзү өчен җир бүлеп бирү мөмкинлеге килеп чыкты. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә барлык кызыксынган яклар тарафыннан да актив өйрәнелә һәм эшкәртелә. Җыелган барлык акчалар исә, һичшиксез, үзенең турыдан-туры билгеләнеше буенча - татар мәктәбен төзүгә юнәлдерелү өчен сакланып тотылачак”, - дип язды ул вакытта мөфти инстаграмда.

Бүген ифтар мәҗлесендә мөфти "Мозаффария" мәдрәсәсен сафка бастыру ниятеннән ваз кичүләренең сәбәбен дә аңлатты. "Әгәр "Мозаффария"не ачсак, безгә "мәктәбегез бар инде" диярләр иде, ә аның мәйданы нибары 800 кв.м." - диде ул. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10