ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда фронтовик язучылар истәлегенә багышланган кичә була

15 май 2019, 10:21 , Фото: архив/Султан Исхаков

Казанда фронтовик язучылар истәлегенә багышланган кичә була Татарстан Язучылар берлеге бинасы янындагы бакчада язучыларның варислары, туганнары, артистлар һ.б. җыелачак.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Иртәгә, 16 майда, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасы янындагы бакчада фронтовик язучылар истәлегенә багышланган кичә була. Бу турыда Язучылар берлеге хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышын узган, сугыш кырларында ятып калган язучылар, шагыйрьләр истәлегенә кичә Мөштәри урамындагы 14нче йортта урнашкан бина янында була. 

Кичәдә Татарстан язучылары, шагыйрьләр, фронтовик язучыларның варислары, туганнары, Татарстанның халык артисты Юрий Коган җитәкчелегендәге "Фантазия" джаз оркестры, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һ.б. катнаша, диелгән бу хәбәрдә.

Башлана – 17 сәгатьтә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10