ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тукай урамы көнендә Камал театры һәм Филармония артистлары чыгышы көтелә

15 май 2019, 11:03

Программада төрле аудитория өчен экскурсия, шигъри-музыкаль чыгышлар, төрле остаханәләрдә шөгыльләнү, интеллектуаль викторина һәм башкалар каралган.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 18 май көнне Казанда Габдулла Тукай урамы көне була. Биредә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары чыгышлары көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

“Бу бәйрәм беренче тапкыр узачак. Без аны Иске шәһәр префектурасы белән берлектә оештырабыз. Шулай ук безгә Татар филармониясе һәм Галиәсгар Камал театры ярдәм итә”, - диде ул.

Программада җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен “Екатерининская урамыннан Тукайга” дип аталган экскурсия, “Тукай&Китап әйләнеше” чарасы, хәрәкәтчән фотоостаханә, сувенирлар һәм китаплар сату, Юныс мәйданында һәм Тукай урамында ачык микрофон чаралары каралган.

Музей бакчасында Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең “Илһамият” клубы һәм “Фантазия” джаз-оркестрының “Тукай моңнары” дип исемләнгән чыгышы көтелә.  "Шигъри спектакль" чарасы өчен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында шигъри-музыкаль чыгышлар әзерләнә.

Урамда гына түгел, Габдулла Тукай әдәби музее эчендә дә берничә төрле чара үткәрү ниятләнә. Театральләштерелгән һәм тематик экскурсияләр, “Габдулла Тукай һәм театр” квесты, “Тукай урамы тарихы” интерактив лекциясе, мульфильмнар карау, төрле остаханәләрдә шөгыльләнү, интеллектуаль викториналар, Тукай әсәрләре буенча мавыктыргыч дәресләр һәм башкалар оештырылачак.

“Барлык чаралар сәгать 12.00 дән 18.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар, олырак яшьтәгеләр өчен дә аерым чаралар күздә тотыла”, - диде Гүзәл Төхвәтова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10