ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда давыл чыгуы турында игълан иттеләр

15 май 2019, 15:14

Республика территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстанда давыл чыгуы турында игълан иттеләр. Бу турыда Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген кич һәм иртәгә тәүлек дәвамында Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән көчле яңгыр һәм боз яварга мөмкин.

Моннан тыш, секундына 15-20 метрга, ә урыны белән 24 метрга кадәр җил исәчәк. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10