ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия көчләре өчен күзләрне чагылдыра торган дрон-электрошокер эшләнгән

15 май 2019, 15:44

Әлеге җайланманы зоналарга керү тыелган урыннарны контрольдә тоту өчен кулланырга мөмкин.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Россия көчләре өчен электрошокер һәм күзләрне чагылдыра торган лазер белән тәэмин ителгән дрон-парализатор эшләнгән. Бу турыда бүген Махсус материаллар фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры киңәшчесе Юрий Кленов әйтте, дип яза «Интерфакс».

Авырлыгы килограммнан азрак кына артык булган беспилотник дистанцияле электрошокер йөртә ала. Шулай ук кешенең сәламәтлеккә зыян китермичә генә вакытлыча күз күремен бетерә торган светодиодлы яки лазерлы күзләрне чагылдыручы җайланма белән куллана алачак.

"Террорист, җинаятьче яки көндәш хәтта качып торган урында яки тәрәзә форточкасы аша да зарарсызландырыла ала”, - диде Юрий Кленов.

Дрон операторга җирлектәге хәлләрне бәяләргә һәм видеофиксация алып барырга мөмкинлек бирә торган камера белән җиһазландырылган. Өстәмә рәвештә беспилотникка тавышкөчәйткеч, сирена һәм тепловизор куярга мөмкин.

Әлеге җайланманы зоналарга керү тыелган урыннарны контрольдә тоту өчен кулланырга мөмкин; аны шәһәр шартларында да, ачык һәм таулы урыннарда да кулланырга мөмкин.

“Май аенда яңалыкны “Россия Федерациясе хокук саклау органнарының алдынгы технологияләр көне” өченче фәнни-техник форумына килүчеләр күрәчәк. Ә июнь аенда ул “Армия-2019” бишенче халыкара хәрби-техник форумында тәкъдим ителәчәк, - диде Юрий Кленов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10