ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рамазан аеның икенче ункөнлеге башлады

16 май 2019, 11:25 , Фото: Рамиль Гали/архив

Рамазан аеның икенче ункөнлеге башлады

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Рамазан икенче ункөнлегенә керде. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.

"Бисмилляхир-рахманир-рахим. Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху.
Кадерле дин кардәшләр!

Изге Рамазан аеның беренче ун көне тәмамланды. Шушы вакыт эчендә безнең күңелләр игелек һәм Раббыбыз ризалыгына омтылыш белән тулды. Аллаһ илчесе (салаллаху алейхи ва саллям) Рамазан турында болай дип әйтеп калдырган: “Уразаның беренче ун көне – Аллаһның рәхмәт көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере”.

Димәк, алда безне Рамазан аеның икенче дистәсе көтә. Алдагы ун көндә безгә рухи яктан чистарырга, пычрак уйлардан арынырга кирәк булачак. Шулчакта Раббыбыз безнең хата-кимчелекләребез һәм гөнаһларыбызны гафу итәр, иншәАллаһ.

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Үзегезне, йөрәкләрегезне, куллар, телләр һәм күзләрегезне хәрәмнардан саклагыз һәм алдагы 10 көндә тән белән генә түгел, калебегез белән дә ураза тотыгыз.

Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны кабул итсен һәм Үзенең киң рәхмәтен иңдерсен!
Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху", - диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10