ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Табиб тупыл мамыгыннан ничек сакланырга кирәклеге хакында сөйләде

16 май 2019, 11:36

Тупыл мамыгы очканда күзлек кияргә һәм борынны диңгез суы белән чайкарга кирәк.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Тупыл мамыгыннан саклану өчен күзлек кияргә һәм борынны диңгез суы белән чайкарга кирәк, дип белдерде Мәскәүнең 52нче шәһәр клиник хастаханәсе аллергология һәм иммунология үзәгенең консультация-диагностика бүлеге мөдире Елена Бобрикова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Табиб искәрткәнчә, күзлек мамык һәм серкәдән сакласа, тоз эремәсе исә борынга кергән серкәне юдырып чыгарырга ярдәм итәчәк. «Шулай ук тамакны физиологик эремә белән чайкату һәм күзләрне диңгез суы препаратлары белән юу да файдалы», - диде Бобрикова.

Аның сүзләренчә, тупыл мамыгы үзе аллерген түгел. Шулай да ул үз өслегендә кыяклы һәм болын үләннәренең серкәсен адсорбацияли. Бу исә, үз чиратында, аллергия китереп чыгара һәм әлеге үләннәрнең таралуына ярдәм итә.

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10