ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казахстанда Чыңгыз Айтматовны искә алдылар

16 май 2019, 14:11

Чара казах һәм кыргыз рәссамнарының Айтматов иҗатын чагылдырган эшләре урын алган күргәзмәне ачу белән башланды.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казахстан башкаласы Нур-Солтан шәһәрендә дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовны искә алдылар. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Казахстан Халыклары ассамблеясы каршындагы Кыргыз Мәдәни Үзәге тарафыннан оештырылган чарада Казахстан халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары Жансеит Туймебаев, язучының сеңлесе Розетта Айтматова, шулай ук Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан илчелекләреннән вәкилләр катнашты.

Чара казах һәм кыргыз рәссамнарының Айтматов иҗатын чагылдырган эшләре урын алган күргәзмәне ачу белән башланып китте. Чара кысаларында Чынгыз Айтматов повесте буенча әзерләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.

Туймебаев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Айтматов кыргыз язучысы гына түгел, казах әдибе дә. «Казахстанда Чыңгыз Айтматовка «Казахстанның халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Нур-Солтан шәһәрендә Чыңгыз Айтматов исемендәге урам бар», - диде Казахстан халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары.

Язучының сеңлесе Розетта Айтматова узган елда күп кенә илләрдә Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар оештырылуын искәртте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10