ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Идрис Газиев: Ваһапов фестивалендә катнашучының исеме бөтен дөньяга тарала

16 май 2019, 14:56 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Идрис Газиев: Ваһапов фестивалендә катнашучының исеме бөтен дөньяга тарала Җырчы бәйгегә очраклы кешеләр эләгә алмый диде.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев Ваһапов фестивалендә катнашкан җырчыларның исеме бар дөньяга тарала дип исәпли. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең гала-концертында сөйләде.

“Тыңлап утырам, гаҗәеп татар халкының моң дөньясы шушы фестивальне тагын да киңәйтә төшә, матурлата. Лауреатлар арасында үземнең дә укучым бар. Алар бәйгегә шулкадәр талпынып әзерләнә, чөнки җиңеп чыкканнан соң кулда гади кәгазь диплом гына түгел, ә аларның исемнәре дә халык арасына тарала”, - диде ул.

Идрис Газиев фестивальдә профессиональ жюри әгъзалары эшли, дип белдерде. “Шуңа да монда очраклы катнашучы юк. Финалга үткән җырчыларның барысы да талантлы һәм моңлы дип әйтә алам”, - диде җырчы.

“Иң зур шатлык – фестивальнең нәтиҗәле эшләвендә. Монда татар җыры яңа сыйфатта, дәрәҗәдә яңгырый. Фестивальдә өлкән буын композиторларының әсәрләре дә урын алган, алар бит яңа оркестровкалар белән яшьләр тавышы аша чыга”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10