ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татар-информ"да Казанда узачак Тукай урамы көне турында сөйләшәчәкләр

16 май 2019, 17:17

Чарага массакүләм мәгълүмат чаралары чакырылган.

(Казан, 16 май, "Татар-информ). 17 июньдә 10:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Габдулла Тукай урамы көнен” уздыру уңаеннан матбугат конференциясе узачак.

  • “Габдулла Тукай урамы көне” 18 май көнне 12.00-18.00 сәгатьләрдә була.

Программада төп өч чара планлаштырылган: «Екатерининская урамыннан Тукайга» җәяүле һәм велосипед экскурсияләре; «Тукай моңнары» - Музей бакчасында Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» клубы һәм «Фантазия» джаз-оркестры чыгышы; «Шигьри спектакль» - Музей бакчасында Камал театры артистлары башкаруында шигъри-музыкаль чыгышлар.

Шулай ук Тукай әдәби музеенда театральләштерелгән һәм тематик экскурсияләр, «Габдулла Тукай һәм театр» квесты, «Габдулла Тукай урамы тарихы» интерактив лекциясе, мультфильмнар карау, төрле остаханәләрдә шөгыльләнү, интеллектуаль викториналар, Тукай әсәрләре буенча мавыктыргыч дәресләр уздырыла.

Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, «Иске шәһәр» префектурасы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Татарстан китап нәшрияты, Казан шәһәре «Фантазия» джаз-оркестры, Мавыктыргыч техника йорты, Габдулла Тукай әдәби музее уздыра.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10